Татарстанда Россия Махсус олимпиадасы программасы буенча ярышлар старт ала

Бүген Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән укучы балалар арасында республика ярышлары старт ала
(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Бүген Әлмәттә физик мөмкинлекләре чикләнгән укучы балалар арасында республика ярышлары старт ала.
Турнир иртәгә кадәр дәвам итәчәк, ул мини-футбол, армрестлинг, өстәл теннисы буенча Россия Махсус олимпиадасы программасы кысаларында үткәрелә. Чараны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия махсус олимпиадасының Татарстан төбәк бүлеге белән бергә оештырган.
Республиканың районнар һәм шәһәрләрендә ярышларның республика этапларын үткәрү традициягә әйләнде. Агымдагы елда ярышлар Әлмәтнең «Алнас» стадионы базасында узачак, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.
Быел ярышларны үткәрүдә «МЕГА» сәүдә үзәге хәйрия ярдәме күрсәтте. Үзәк җитәкчелеге республика ярышларында җиңүчеләргә әзерләгән бүләкләрне 29 майда тапшырачак.
Быел ярышларда зона этапларында җиңгән 100дән артык бала катнаша. Турнирда Теләнче-Тамак (Тукай районы), Питрәч районы, Сокольский (Бөгелмә районы), Мамадыш, Минзәлә, Яңа Кенәр (Арча районы), Актүбә (Азнакай районы), Урыссу (Ютазы районы) мәктәп-интернатлары, Чистайның 10нчы һәм Казанның 61нче махсус мәктәбе командалары катнаша.
Татар төбәк бүлегенең 4 еллык эшчәнлеге дәвамында ярышлар ел саен Балаларны яклау көнендә үткәрелә торган спорт бәйрәменә әйләнде. Бу чараның төп максаты – дәүләт, җәмгыять һәм башка оешмаларның игътибарын физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар проблемаларына, мәктәп һәм мәктәп-интернатлар арасында иң яхшы спорт командаларын ачыклауга юнәлтү.