news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗедә республиканың иң яхшы яшь спортчылары баскетбол ярышларына җыелды

Ярышларда барлыгы республиканың 10 районыннан командалар катнаша.

(Әгерҗе, 28 март, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 26 мартта «Олимп»та «КЭС-БАСКЕТ» Республикакүләм Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ГТО комплексын үстерү һәм гамәлгә кертү секторы мөдире Лариса Габитова һәм район башлыгы Азат Вәлиев яшь спортчыларга бу чараларның мөһимлеген ассызыклап уңышлар теләде.

Ярышларда барлыгы республиканың 10 районыннан Алабуга, Тукай, Актаныш, Сарман, Менделеевск, Зәй һәм башка районнардан егетләр һәм кызлар командалары катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100