news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда иң көчле чаңгычылар ачыкланды

Алты этапта узган чаңгы ярышларында башка район-шәһәр вәкилләре дә катнашты.

Азнакайда иң көчле чаңгычылар ачыкланды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 28 март, «Татар-информ», «Азнакай», Таңсылу Саниева). 26 мартта Азнакай шәһәренең чаңгы базасында район башлыгы кубогына чаңгыда узышу буенча республика ярышларының соңгы алтынчы этабы үтте.

Декабрь аеннан барган әлеге узышларның җиңүчеләре булып мәктәп укучылары арасында Рәйлә Госманова, Камил Сабирҗанов, Алия Мөнирова, Рамил Сәхбиев танылды. Өлкәннәр арасында алты этап нәтиҗәләре буенча Миләүшә Хөснуллина, Рәзилә Шәрипова, Шамил Корбыев, Рамил Халиков, Айрат Гафуров, Данис Мусин, Мисбах Халиков беренче булды, диелә район хәбәрендә.

Җиңүчеләрне тәбрикләү барышында район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин спортчыларның барысына да рәхмәт сүзләрен җиткереп, район башлыгы исеменнән акчалата бүләкләр тапшырды.

Алты этапта узган чаңгы ярышларында башка район-шәһәр вәкилләре дә катнашты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100