news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аида Гарифуллина Казанда узачак 2022 елгы Махсус Олимпиада илчесе булды

Артист ярышлар нәтиҗәсендә инклюзив җәмгыять булдыру мөмкинлеген күрә.

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Опера җырчысы Аида Гарифуллина Казанда узачак интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган атлетлар өчен 2022 елгы кышкы Махсус Олимпиаданың рәсми илчесе булды. Бу хакта Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада уеннары илчесе булу - зур дәрәҗә. Махсус Олимпиада - ул спорт уеннарына караганда күпкә әһәмиятлерәк чара. Бу тел, дин, физик һәм менталь аермаларны берләштерә торган бәйрәм», - дип искәртте артистка.

Гарифуллина фикеренчә, булачак ярышлар инвалид атлетларга гына түгел, ә «берләшү һәм бер-береңне аңлау өчен» бөтен кешеләргә дә кирәк. «Мин бары тик бергә генә инклюзив җәмгыять < ... > төзи алырбыз дип ышанам», - диде ул.

Элегрәк Махсус Олимпиада илчеләре статусын фигуралы шуу остасы Татьяна Навка, 2006 елгы Олимпия чемпионы, хоккейчы Александр Овечкин, Стэнли Кубогы иясе, марафонда Олимпия чемпионы һәм 2014 елгы кышкы Олимпиада эстафетасында көмеш медаль иясе Александр Легков, Faberlic компаниясенә нигез салучы Алексей Нечаев һәм Vogue журналының баш мөхәррире Ксения Соловьева алды.

Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Алар спортның җиде төре: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы ярышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм кар чабаталарында (снегоступ) йөгерү буенча ярышларны үз эченә алачак. Ярышларга 106 илдән ике меңнән артык атлет һәм интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган юнифайд-партнерлар җыелачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100