news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәрҗани кубогына джиу-джитсу ярышларында тамашачылар арасында кыйммәтле приз уйнатыла

Быел да ир-атлар арасында җиңүчегә төп бүләк хаҗга юллама була.

Мәрҗани кубогына джиу-джитсу ярышларында тамашачылар арасында кыйммәтле приз уйнатыла
dumrt.ru

(Казан, 28 февраль, "татар-информ"). 29 февральдә Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Мәрҗани кубогына джиу-джитсу буенча IV Бөтенроссия ярышлары була. Оештыручылар спонсорлар биргән кыйммәтле бүләкләрне тамашачылар арасында да уйнатачак Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел турнир ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Ярышларны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм ТР Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Ярышлар «Ак барс» көрәш сараенда узачак.

Узган елдагы кебек үк, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында хаҗга юллама уйнатылачак. Спорт вакыйгасында җиңүчегә мондый мөмкинлек ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстандагы рәсми хаҗ операторы – “ДУМ РТ Хаҗ” тарафыннан тудырыла. Викторина һәм призлар уйнату 12.30 сәгатьтә башлана.

Ярышларның рәсми ачылыш тантанасы исә 13.00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең джиу-джитсу федерациясе вице-президенты Георгий Куковеров һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламлиячәк.

Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш (2001 елда туганнар һәм аннан өлкәнрәкләр). Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Моннан тыш, ярышлар нәтиҗәләре буенча, ЕВСК таләпләрен үтәү шарты белән, беренче урынны алган спортчылар «Россиянең спорт мастеры» исемен алуга хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100