Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергачта яшәүче татар кызы Сочидагы Бөтенроссия спартакиадасында катнашачак
Файлә Аймалетдиновага мондый мөмкинлек Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча регионара сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча бирелгән.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Новгород өлкәсенең Сергач «Лидер» физик-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчесе Файлә Аймалетдинова мәктәп укучылары арасында узачак Бөтенроссия спартакиадасында чыгыш ясау хокукын яулаган. Спартакиада Сочида февраль уртасында үтәчәк.
Файлә Аймалетдиновага мондый мөмкинлек Смоленск шәһәрендә үткән шорт-трек буенча регионара сайлап алу этабында икенче урын яулаганы өчен бирелгән, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты «Туган як» газетасы хәбәренә сылтама белән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз