news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» Татарстанның автомобиль спортын дөнья аренасында таныта

Татарстан Президенты «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты һәм аларны «Дакар — 2022» ралли-рейдында җиңүләре белән котлады.

Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» Татарстанның автомобиль спортын дөнья аренасында таныта
Салават Камалетдинов фотосы

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты һәм аларны «Дакар — 2022» ралли-рейдында җиңүләре белән котлады.

Татарстан командасы спортчылары пьедесталдагы призлы өч урынның барысын да яулады.

«Сезне „Дакар-2022“ ралли-рейдындагы искиткеч, ышанычлы һәм лаеклы җиңүегез белән котлыйм. Югары спорт осталыгы, команда рухы һәм җиңүгә какшамас ышаныч сезне 19 нчы кубокка китерде. КАМАЗ — ул инженерлык фикере таянычы һәм Татарстанның бөтен дөньяга билгеле һәм барлык автоспорт җәмгыятьләре ихтирам итә торган бренды. Сез безне „Дакар“да җиңүләргә өйрәттегез, без сезнең триумфыгызга шикләнмәдек тә. Сез — автомобиль спорты белән шөгыльләнүче яшьләргә үрнәк һәм Татарстанның автоспортын дөнья аренасында танытасыз», — дип мөрәҗәгать итте командага Миңнеханов.

Татарстан Президенты экипажларда катнашучыларны һәм команда вәкилләрен медальләр һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Җавап итеп, аңа ярышларның төп кубогын — 12 килограммлы «Алтын бедуин»ны тапшырдылар.

«Дакар − 2022» ралли-рейды Согуд Гарәбстаны территориясендә 2 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр узды. Йөк машиналары зачетында беренче дүрт урынны «КАМАЗ-мастер» экипажлары алды, дип белдерде команданың җитәкчесе Владимир Чагин.

Аның фикеренчә, ярышта җиңүнең төп факторларыннан берсе автомобильнең ышанычлы булуы. Бөтен вакытка Татарстан экипажлары ике техник тукталыш кына ясаган. Ә «К-5» яңа моделендә чыгыш ясаган Сотников һәм Николаев командалары бөтенләй дә туктап тормаган.

«Инде күп еллар Татарстан автомобиль төзелешендә югары күрсәткечләр күрсәтә. Алга таба да туган республикабыз һәм илебез хакына хезмәт куячакбыз.  Яңа «К-5» автомобиле бездә аерым горурлык уята.  Бу йөк машинасындагы ике экипаж да узышның 12 көнендә  бер тапкыр да ватылмады. Шул рәвешле алар илебез автосәнәгате автомобильләренең аеруча ышанычлы булуын күрсәттеләр», — дип сөйләде Чагин.

Шулай ук ул Рөстәм Миңнехановка «КАМАЗ-Мастер» командасына күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде — Татарстан Президенты шәхсән үзе йөк машиналарын тикшерүдә катнашты.

Гомуми зачетта беренче урынны Дмитрий Сотников экипажы яулады, бу аның икенче ел рәттән җиңүе. «Татарстан Президентыннан югары бәя алу бик күңелле. Без республиканың ышанычын аклавыбыз һәм „КАМАЗ“ брендын тәкъдим итүебез һәм хәзер аның дөньядагы иң яхшы машина икәнлеген раславыбызга шатбыз», — диде пилот.

Аның сүзләренә караганда, киләсе «Дакар»га һәм июль аенда узачак «Ефәк юлы» раллиена әзерлек башланган инде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100