news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тәтешнең яшь армиячеләре киберспорт ярышларында җиңде

Ярышлар бер ай дәвамында узды.

Тәтешнең яшь армиячеләре киберспорт ярышларында җиңде
http://tetyushy.ru

(Тәтеш, 28 гыйнвар, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең яшь армиячеләр командасы киберспорт буенча «Яшь армияче челтәрдә» Бөтенроссия ярышларында икенче урынны яулады.

Ярышлар бер ай дәвамында узды. Яшьләр өчен мондый ярышлар беренче тәҗрибә булды, әмма бу аларга бары тик гомумкоманда казанышлары нәтиҗәләре буенча гына түгел, шулай ук шәхси нәтиҗәләр буенча да җиңүчеләр арасына эләгергә комачауламады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шулай итеп, Булат Заһретдинов өч бүләк яулап алды, Максим Горбунов һәм Александр Ванюхинның — икешәр, Юрий Вавилин, Константин Зубрилин һәм Матвей Николаевның — өчешәр. Константиннан кала, малайларның барысы да бер сыйныфта укый.

«Малайларга ярышларда катнашырга тәкъдим иткәч, аларның күзләре очкынланды. Балаларның күбесе компьютер уеннары уйный, әмма монда башкача: яхшы призлар җиңеп алу мөмкинлеге бар. Нигә әле үзеңне сынап карамаска?» — дип сөйләде Тәтеш районының яшь армиячеләр штабы начальнигы Андрей Ванюхин.

«Ярышларда катнашу безнең өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Андрей Викторович үз көчебезне сынап карарга тәкъдим итте, без нәрсәгә сәләтле икәнлегебезне күрер өчен үзебезне сынап карарга уйладык. Безнең җиңү — закончалык, без көндәшләрдән яхшырак уйнадык, нибары финалда кечкенә ялгышлык аркасында бераз чигендек», — дип уртаклашты команда капитаны, Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Максим Горбунов.

«Яшь армияче челтәрдә» дигән киләсе ярыш агымдагы елның мартында булачак. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100