news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургтан җиңү белән кайта

Казан хоккейчылары «Автомобилист»тан ике голга өстен чыгып отты.

«Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургтан җиңү белән кайта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургта «Автомобилист» командасына каршы уенда җиңде.  Матч 1:3 исәбенә төгәлләнде.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның икенче минутында исәп ачылды. «Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллинның көчле бәрүеннән соң алка, көндәш команда уенчысына тиеп, Екатеринбург командасы капкасына керде (0:1). Беренче голдан соң берничә секунд үтүгә, Дмитрий Воронков «Автомобилист» капкасына икенче алканы кертте (0:2). Периодның соңгы минутында Степан Хрипунов командасының артка калышуын киметте (1:2).

Өченче периодның унынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус гол кертте (1:3).

Командалар составы:

«Автомобилист»

  • Коварж (Гросс);
  • Белоусов — Дацюк — Макеев, Трямкин — Мамкин;
  • Хрипунов — Холланд — Мэйсек, Геноуэй — Зборовский;
  • Бочаров — Литовченко — Голышев, Арзамасцев — Хольцер;
  • Обидин — Протапович — Шалагин (Мыльников), Зайцев.

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Бурмистров — Тихонов, Викстранд — Мёрфи;
  • Сафонов — Галимов — Воронков, Педан — Юдин;
  • Песонен — Кормье — Петров, Яруллин — Журавлёв;
  • Лукоянов — Глухов — Фисенко (Дыняк), Лямкин.

Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Куньлунь Ред Стар» матчы 30 гыйнвар көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100