Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Навка, Бәшәров һәм Костомаров – “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә кунакта
“Беренче канал”да баручы “Боз һәм ялкын” телевизион проектында катнашучылар иртәгә 16.00 сәгатьтә башланачак матбугат конференциясендә катнаша
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). “Беренче канал”да баручы “Боз һәм ялкын” телевизион проектында катнашучылар, танылган фигуралы шуу осталары һәм артистлар, иртәгә 16.00 сәгатьтә Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә башланачак матбугат конференциясендә катнаша.
Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен матбугат конференциясенә аккредитацияләү башланды. Матбугат очрашуында катнашу өчен заявкаларны info@tatar-inform.ru адресы буенча җибәрергә кирәк.
Студия кунаклары арасында Олимпия чемпионнары Татьяна Навка һәм Роман Костомаров, Татьяна Тотьмянина һәм Максим Маринин, “Боз һәм ялкын” тамашасын алып баручы, актер Марат Бәшәров, шулай ук продюсер һәм режиссер, Олимпия уеннарының көмеш призеры Илья Авербух бар.
Матбугат конференциясенә кадәр фигуралы шуу осталары Татарстан балаларын “Татнефть-арена”да узучы Президент чыршысында куандырачак.
Искәртеп узабыз, 4 февральдә фигуралы шуу осталары һәм популяр артистлар янә Казанга килә. Бу көнне “Татнефть-арена”да “Боз һәм ялкын” тамашасының премьерасы булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз