news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» җиңү яулады: хәлиткеч алкаларны буллит бәрүләрдә Галимовлар кертте

29 ноябрь көнне «Ак Барс» Казанда «Сочи» командасын кабул итәчәк.

«Ак Барс» җиңү яулады: хәлиткеч алкаларны буллит бәрүләрдә Галимовлар кертте
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ”, Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Новосибирск шәһәренең «Сибирь» командасын кабул итте. Матч «Ак Барс» файдасына 2:1 исәбе белән төгәлләнде.

«Ак Барс» капкачысы Тимур Билалов, җиңелчә җәрәхәт алу сәбәпле, әлеге матчта катнашмады. Бозга, төп капкачы буларак, Адам Рейдеборн чыкты, икенче капкачы итеп Әмир Мифтахов билгеләнде.

Беренче периодта голлар булмады.

Икенче периодның икенче минутында «Сибирь» алга чыкты, алка һөҗүмче Виктор Комаров исәбенә язылды (0:1).

Өченче период башында «Сибирь» уенчысы Константин Алексеев, кагыйдә бозып, Андрей Педанны екты. Моның өчен «Сибирь» 5 минутка азчылыкта калды һәм Алексеев уен ахырына хәтле бозга чыгу мөмкинлеген югалтты. Җиденче минутта, күпчелектә уйнаганда, «Ак Барс» исәпне тигезләштерә алды, алканы сакчы Никита Лямкин кертте (1:1). «Ак Барс»ның әлеге сезонда керткән голлар саны 100гә тулды, бу Континенталь хоккей лигасында беренче күрсәткеч.

Период уртасында «Сибирь»нең сакчысы Николай Демидов, кәшәкәсен югары күтәреп, Артём Галимовның борынын канатты. Моның өчен Демидовка 4 минутлык штраф бирелде, ләкин бу күпчелектә «Ак Барс» алка кертә алмады.

Өч период ахырына исәп тигез калды, командаларга өстәмә вакыт – овертайм бирелде. Анда да алка капкага кермәде, уен буллит бәрү сериясе белән дәвам итте. Эмиль һәм Артём Галимовлар, буллит бәрүне уңышлы башкарып, «Ак Барс»ка җиңү китерделәр.

Командалар составы:

«Ак Барс»:

Рейдеборн (Мифтахов);

Фрэттин – Азеведо – Зарипов, Фазылҗанов – Викстранд;

Галиев – Тихонов – Кара, Педан – Лямкин;

Дыняк – А. Галимов – Ли, Рукавишников – Юдин;

Лукоянов – Глухов – Лещенко (Э. Галимов), Журавлёв.

«Сибирь»:

Красиков (Сятери);

Пуустинен – Руохомаа − Михайлов, Ермаков – Йокипакка;

Шаров – Романцев – Пелтола, Морозов − Демидов;

Чесалин – Торченюк – Шашков, Алексеев – Пиганович;

Первушин – Комаров – Зырянов, Хабаров – Пастухов.

«Ак Барс» киләсе уенын да Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» – «Сочи» уены 29 ноябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100