news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бер айга якын тәнәфестән соң бозга чыккан Найджел Доус «Ак Барс»ка җиңү китерде

«Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән очрашты.

Бер айга якын тәнәфестән соң бозга чыккан Найджел Доус «Ак Барс»ка җиңү китерде
архив/Михаил Захаров

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы белән көч сынашты. Ике Татарстан хоккей командасы арасындагы матчта өстенлекне Казан командасы алды. «Ак Барс» 3:2 исәбе белән җиңде.

«Татнефть-Арена» трибуналарында Континенталь хоккей лигасы президенты һәм «Ак Барс» командасының элекке капитаны Алексей Морозов та бар иде.

Беренче период. Ундүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стэфан Да Коста исәпне ачты (1:0).

Икенче периодның икенче минутында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Рафаэль Бикмуллин гол кертте (1:1). Унбишенче минутта Түбән Кама командасы капитаны Александр Осипов алка кертте (1:2). Унҗиденче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда Найджел Доус исәпне тигезләштерә алды. Ул бер айга якын тәнәфестән соң яңадан бозга чыкты һәм алка кертте, Найджел Доус 1 октябрь көнне узган «Локомотив»ка каршы уеннан соң бозга чыкмаган иде (2:2).

Өченче период. Унтугызынчы минутта «Нефтехимик» капкасына алка керде, гол авторы — Найджел Доус. Голны видеокабатлаудан соң гына исәпкә алдылар, чөнки алка капкага егылган Виктор Тихонов белән бергә керде. «Нефтехимик» сакчысы Михаил Сидоров Виктор Тихоновның аягын чалды, алка шул мизгелдән соң егылган һөҗүмче белән бергә капкага керде, шул исәптән, гол саналды. Михаил Сидоров 2015-2018 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган иде. (3:2).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Мифтахов (Әхтәмов);
  • Галиев — Азеведо — Петров, Юдин — Лямкин;
  • Дыняк — Галимов — Воронков, Викстранд — Педан;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Журавлёв — Фазылҗанов;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов (Сафонов), Богатов.

 «Нефтехимик»

  • Барулин (Иванников);
  • Энлунд — Гудачек — Хәйруллин, Брынцев — Рантакари;
  • Бикмуллин — Галузин — Костицын, Осипов — Волгин;
  • Шәфигуллин — Хафизов — Шиксатдаров, Логинов — Сидоров;
  • Буцаев — Шәрифьянов — Грошев (Голубович), Мотыгуллин.

Әлеге ике команда октябрь башында Түбән Камада очрашкан иде. Ул уенда «Нефтехмик» җиңде.

30 октябрь көнне «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Сибирь» хоккейчыларына каршы уйнаячак. Матч 19:00 сәгатьтә башлана. Шул ук вакытта «Нефтехимик» Түбән Камада «Нефтехим-Арена»да «Амур» командасы белән көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100