Ютазы районында «Ак таяк» айлыгы башланды

Ел саен үткәрелә торган “Ак таяк” айлыгы күрү проблемалары булган кешеләргә багышланган.

(Ютазы, 27 октябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районында «Ак таяк» айлыгы башланды, дип яза район газетасы.

Ел саен үткәрелә торган “Ак таяк” айлыгы күрү проблемалары булган кешеләргә багышланган һәм алар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында уздырыла.

Күрү сәләте буенча инвалидлар өчен районда төрле спорт ярышлары һәм мәдәни чаралар оештырыла.