news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан хоккейчылары Мәскәү командасын җиңде

Уен 3:1 исәбенә тәмамланды.

Казан хоккейчылары Мәскәү командасын җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккейчылары Мәскәүнең «Спартак» командасын 3:1 исәбенә җиңде.

Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Уенга «Спартак» җанатарлары бик күпләп килгән иде. Боз сараенда көрәш командалар арасында гына түгел, хәтта җанатарлар арасында да булды. Алар, бер-берсеннән катырак кычкырып, командаларын дәртләндереп торырга тырышты. Алып баручы Кирилл Ершов та «Бу опера һәм балет театры түгел, монда кычкырырга кирәк», — дип җанатарларга мөрәҗәгать итте.

Уенда өч Квартальновны күреп була иде. «Ак Барс»ның баш тренеры Дмитрий Квартальновның бертуганының улы Данила Квартальнов «Спартак» командасы өчен уйнады. Шулай ук тренерның улы Александр Квартальнов Казан командасы составында бар иде, тик ул бозга чыкмады.

Беренче периодның өченче минутында ук Данила Квартальнов көндәшен тоткарлаган өчен штрафчылар эскәмиясенә таба юнәлде. Уенның җиденче минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Илья Сафонов исәпне ачты. Ул, көндәш команда хоккейчылары аша хәйләләп үтеп китте дә, алканы капка кырыеннан очыртып кертте (1:0). 

Унберенче минутта исәп тигезләште, голны «Спартак» сакчысы Александр Никишин кертте (1:1). 

Икенче период. Унҗиденче минутта Кирилл Петров «Ак Барс» өчен икенче алканы кертте (2:1).

Өченче период. Унөченче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов бәрүеннән соң гол керде, алка капкага «Спартак» сакчысы тимераягына тиеп керде (3:1).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Кэмпфер — Хенкель;
  • Кагарлицкий — Уил — Коваленко, Юдин — Журавлёв;
  • Воронков — Галимов — Сафонов, Адамчук — Рукавишников;
  • Тарасов — Линдхольм — Петров, Квартальнов — Лямкин.

«Спартак»

  • Данск (Красиков);
  • Широков — Лехтеря — Виртанен, Хеед — Ержабек;
  • Дроздов — Локтионов — Хохлачёв, Вишневский — Никишин;
  • Цыплаков — Квартальнов — Талалуев, Мамкин — Рылов;
  • Авцин — Шашков — Баранов, Брынцев — Миллер.

«Ак Барс» киләсе уенын Финляндиядә үткәрәчәк. «Йокерит» — «Ак Барс» матчы 29 сентябрь 18:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100