news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән

Чемпионат 11-23 августта Башкортстан башкаласында була.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Уфада 11-23 августта узачак көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән. Аларда барлыгы 1202 спортчы бар Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Без беренчелекнең мондый популяр булачагын көтмәгән идек», — диде министр. Ул Россия командасының иң зурысы — 100 кешедән торуын әйтте. Сан ягыннан АКШ командасы — икенче, алардан 70 көрәшче киләчәк. Казахстаннан 46 спортчы килә.

Хәбибов шулай ук ярышларда Олимпия уеннарындагы кебек үк таләпләр үтәләчәген искәртте. Дөнья чемпионаты ковидка каршы барлык чараларны да үтәп узачак, диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100