news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алина Заһитова фестивальдә гольф уйнавын күрсәтте

Гольф буенча күнегүләрдән тыш, 18 яшьлек фигуралы шуучы Россия спорт министры Олег Матыцин һәм «Сильные фигуры» фестиваленең башка кунаклары белән аралашты.

Алина Заһитова фестивальдә гольф уйнавын күрсәтте
instagram.com/azagitova

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, 18 яшьлек Алинә Заһитова Тверь өлкәсендә «Завидово» гольф-кубында узган «Сильные фигуры» фестивале кунагы булды.

«Үзем өчен искиткеч спорт төре — гольфны ачуыма бик шатмын. Завидово — искиткеч урын, табигате бик матур. «Сильные фигуры» фестивален оештыручыларга чакыру өчен рәхмәт», — дип язган фигуралы шуучы һәм Instagram челтәрендәге үз битендә берничә фотосурәт куйган.

Гольф буенча күнегүләрдән тыш, Алинә Заһитова Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитетының элеккеге президенты Александр Жуков, шулай ук тимераякта шуу спорты буенча Турин-2006 Олимпия чемпионы Светлана Журова белән аралашты.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

🏌️‍♂️⛳ Очень рада была открыть для себя прекрасный вид спорта - гольф. Завидово - замечательное место, потрясающая природа 🌳🌿. Спасибо организаторам фестиваля "Сильные фигуры" за приглашение 👍 // 🏌️‍♂️⛳ I was very honoured to open a new kind of sport for myself - it's golf. And Zavidovo is a very beautiful place with beautiful nature 🌿. Thank You to organizers of the Festival "Strong figures" for the invitation 👍 // 🏌️‍♂️⛳ 私自身に、新たなスポーツの機会を与えることができ、とても嬉しく思います。そのスポーツとは、ゴルフです。Zavidovoはとても美しい場所で美しい自然もたくさんあります🌿ご招待を頂いた"Strong figures”イベントを実施して下さり、心より感謝申し上げます👍 #golf #sport #sunday #スポーツ #ゴルフ #спорт #гольф #отличныйвыходной

Публикация от Alina Zagitova (@azagitova)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100