Универсиаданы караучы тамашачылар объектларга барып җитү мәсьәләсендә авырлыклар кичермәячәк

Уеннарны оештыручылар җәмәгатьчелек транспортыннан актив файдаланырга өнди

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылышы һәм ябылу тантаналарына тиз арада барып җитү өчен тамашачылар өчен иң кулае җәмәгатьчелек транспорты булачак. Бу хакта «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты хәбәр итә. Искәртеп узабыз, Уеннарга билеты булган һәркем өчен транспортта бару бушлай.
Ачылу һәм ябылу тантаналары узачак көннәрне (6 һәм 17 июль), кичке сәгать 6 дан төнге сәгать 2 гә кадәр Универсиада авылыннан «Казан-Арена» стадионына кадәр юл участогында Көньяк Трасса буенча хәрәкәт ябык булачак.
Ачылыш тантанасына тамашачылар бушлай автобуслар ярдәмендә кичке 17 сәгатьтән башлап китерелә башлаячак. Автобуслар һәр 15 минут саен, Дәрвишләр бистәсеннән (Липатов урамы), Юдино бистәсеннән (Тимерьюлчылар мәдәният сарае) һәм Жилплощадкадан (Химиклар урамы) кузгалачак.
Тамашачыларга шулай ук «Кәҗә бистәсе» метро станциясенә килергә дә мөмкин, биредән автобуслар һәр 10 минут саен «Казан-Арена» стадионына кадәр йөриячәк.
Стадионның үзенә “Гаврилов” җәмәгать транспорты тукталышы иң якыны санала. Аңа кадәр 7, 18, 33, 35, 35а, 36, 44, 45, 46, 55, 60, 62, 76, 10, 10а автобусларында, 2, 13 нче санлы троллейбусларда, 5,6 нчы санлы трамвайларда барып җитеп була.
Ачылу һәм ябылу тантаналарына барып җитү өчен такси хезмәтләреннән файдаланырга теләүчеләргә Такси-24 Казан” - +7 (843) 210-00-21, “Такси БЕЛЫЙ БАРС” +7 (843) 204-00-22, “Такси Премьер” +7 (843) 520-52-05 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Уеннарны оештыручылар, стадионга кергән вакытта тикшерү уздырылачагы хакында искәртә. Куркынычсызлык таләпләре буенча, үзең белән очлы, үткен металл әйберләр (шул исәптән, таяк рәвешендәге кулчатыр), пыяла һәм металл савыттагы эчемлекләр, лазер җайланмаларын алып килү тыела.
Тантаналар тәмамлангач өйгә кайту өчен шулай ук Юдино, Дәрвишләр бистәсе, Жилплощадкага, “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр илтүче автобус һәм шаттллардан файдаланырга мөмкин. “Сфера” үзәге парковкасында такси да эшләячәк.
6 нчы июль көнне иртән Универсиада уты эстафетасы тәмамлануы белән бәйле рәвештә, кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнеләчәк. 9 дан 12 гә кадәр Мәүлетов урамыннан Кремль урамына (Оренбург тракты һәм Павлюхин урамнары аша) кадәр хәрәкәт чикле булачак.
9, 10 һәм12 июль көннәрендә спорт йөреше буенча ярышлар узачак. Моңа нисбәтле төстә, төнге сәгать 12 дән көндезге 12 гә кадәр Кремль яры буе һәм Киров дамбаларында транспорта хәрәкәтләнү мөмкин булмаячак.
Уеннарны оештыручылар җәмәгатьчелек транспортыннан актив кулланырга өнди, чөнки бу көннәрдә бу чыннан да иң уңайлы транспорт төре булачак.
Универсиада объектларына бару белән бәйле сораулар буенча Бөтендөнья җәйге студент уеннарының тәүлек буе эшләүче контакт-үзәгенә шалтыратырга мөмкин. Телефоны: 8-800-550-2013.