news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Ак Барс» командасыннан ике хоккейчы китте

Клуб Степан Санников һәм Владимир Галузин белән контрактларны өзде.

«Ак Барс» командасыннан ике хоккейчы китте
«Ак Барс» командасы матбугат хезмәте

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» командасы һөҗүмчеләр Степан Санников һәм Владимир Галузин белән контрактларны өзде. Бу хакта хоккей клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Клуб хоккейчыларга уен өчен рәхмәт белдерә һәм аларга алдагы карьераларында уңышлар тели», — дип саубуллашты клуб матбугат хезмәте уенчылар белән.

Ике һөҗүмче дә командага узган сезон барышында килде. Санников «Ак Барс»та 17 матч уздырды һәм очколар җыймады, Галузин 13 уенда катнашты һәм ике алка кертте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot