news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама көрәшчеләре Балык Бистәсендә сынатмады

Д.Галиев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары гомумкоманда зачетында икенче урынны алды

(Түбән Кама, 27 май, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Кама спортчылары яшүсмерләр арасында татар-башкорт көрәше буенча үткәрелгән республика беренчелегендә призерлар рәтенә керделәр. Балык Бистәсендә узган ярышларда 38 команда катнашты.
Анда Данил Галиев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Түбән Кама данын яклады, алар Саба районы көрәшчеләренә генә оттырып икенче урынны алдылар. Түбәнкамалы Булат Вафин үз авырлык категориясендә шәхси зачетта алтын медальгә ия булды, шулай ук аның клубташларының медальләре арасында 1 көмеш һәм 3 бронза да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot