news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балык Бистәсендә пауэрлифтинг ярышы узды

Тренер Равил Миңнеханов спортчылары алдынгылыкны бирми

 (Казан, 27 март , “Татар-информ”). Балык Бистәсенең “Дельфин» спорт комплексында 12 яшьтән өлкәнрәк үсмерләр һәм кызлар арасында, “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган пауэрлифтинг ярышлары үткәрелде.

Азат Мотыйгуллин, Булат Сәйфетдинов, Илнур Мөхәммәдиев, Артем Требикаев, Илшат Нәгыймов, Гадел Бәдретдинов, Руслан Әгълиев, Илүзә Гыймадиева үз авырлыкларында беренче урынны яуладылар.
Командалар арасында беренчелекне балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәгендә тренер-укытучы Равил Миңнеханов кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар алды, дип яза районның “Авыл офыклары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot