news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнә районының Кышлау егете Даил Зиннәтуллин көрәш буенча Татарстан чемпионы булды

Икенче урында Казан егете, ә өченче урында Питрәч өчен көрәшкән Кукмара егете калган.

Әтнә районының Кышлау егете Даил Зиннәтуллин көрәш буенча Татарстан чемпионы булды
http://atnya-rt.ru

(Әтнә, 27 февраль, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Раилә Минибаева). 25 — 27 февраль көннәрендә 2004-2005 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Анда Әтнә районының Кышлау егете Даил Зиннәтуллин Татарстан чемпионы булды.

«Күпме көттем мин бу җиңүне, күпме көттем. Икенче, өченче урыннар, бронза, көмеш медальләр булганы бар иде. Ләкин 2007 елдан бирле Әтнәдә Татарстан, Россия чемпионы булмаган иде инде», — дип хәбәр итте, зур җиңү һәм шатлыгы белән уртаклашты Яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Икенче урында Казан егете, ә өченче урында Питрәч өчен көрәшкән Кукмара егете калган. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, икенче урында калган Казан егете ике тапкыр чемпион калган булган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100