news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» даими чемпионатның соңгы уенында «ЦСКА»га җиңелде

«Ак Барс» өчен плей-офф этабы 3 март көнне башланачак.

«Ак Барс» даими чемпионатның соңгы уенында «ЦСКА»га җиңелде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда Мәскәүнең «ЦСКА» командасы, «Ак Барс»ка каршы уенда җиңеп, Континенталь хоккей лигасының даими уеннарының җиңүчесе булды һәм Континент Кубогын отты.

Бүгенге матч даими чемпионатта соңгысы булды. Лиганың ике лидер командасы «Ак Барс» һәм «ЦСКА» көч сынашты, һәм җиңүне 1:0 исәбе белән Мәскәү командасы яулады.

«Ак Барс»ның официаль сайтында әлеге уенны «Татарча матч» дип атадылар. «Татнефть-Арена»да татар мохитен булдырырга тырышканнар. Уен алдыннан урамда кышкы Сабантуй оештырылды, аренада Су анасы белән Шүрәле дә кунак булды.

Беренче период голларсыз үтте. Икенче периодның уникенче минутында «ЦСКА» сакчысы Артём Сергеев исәпне ачты (0:1) Өченче периодта да голлар булмады.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Да Коста — Галимов, Хенкель — Мёрфи;
  • Песонен — Кормье — Петров, Яруллин — Лямкин;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Рукавишников — Юдин;
  • Галиев — Сафонов — Воронков (Фисенко), Журавлёв.

«ЦСКА»

  • Юханссон (Шарыченков);
  • Сошников — Андронов — Карнаухов, Дальбек — Сергеев;
  • Мамин — Шалунов — Окулов, Киселевич — Гилмор;
  • Слепышев — Локтионов — Лайпсик, Блажиевский — Робинсон;
  • Попов — Светлаков — Соркин (Афанасьев), Рыков.

Алга таба командалар плей-офф этабында Гагарин Кубогы өчен көч сынашачак. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда кубок өчен көрәштән төшеп кала. «Ак Барс» беренче турда Түбән Новгородның «Торпедо» командасына каршы уйнаячак. Беренче ике уен Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узачак. Киләсе «Ак Барс» — «Торпедо» уены 3 март көнне 19:30 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100