Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда туган Алсу Абдуллина беренче тапкыр «Челси» клубы өчен чыгыш ясады
Абдуллина Мәскәүнең «Локомотив» клубыннан «Челси»га үткән елның декабрь аенда күчте.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда туып үскән Алсу Абдуллина (ул 2021 ел ахырында Лондонның «Челси» клубына күчте) Англия Премьер-лигасында беренче тапкыр чыгыш ясады. Ул «Вэст Хэм» командасына каршы матчның азагында башка уенчыны алыштырды һәм сигез минут кырда булды.
«„Челси» өчен беренче матч үткәрүемә бик тә шатмын! Теләктәшлек күрсәткән һәркемгә рәхмәт», — дип язган Абдуллина Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.
Аның элегрәк тә кубок кысаларында «Челси» өчен чыгыш ясаганы булды, ул вакытта да көндәш шул ук — «Вэст Хэм» клубы иде.
Шунысын да искәртик: Абдуллина Мәскәүнең «Локомотив» клубыннан «Челси»га үткән елның декабрь аенда күчте. Аның контракты 2024 елга кадәр исәпләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз