news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә яшәүче спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды

«Районда спорт» грант проекты кысаларында Питрәчнең «Крепость» клубында пауэрлифтинг буенча турнир узды.

(Питрәч, 26 декабрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәчтә яшәүче 52 яшьлек Ольга Романова спортның көч төре буенча абсолют чемпион булды.

«Районда спорт» грант проекты кысаларында Питрәчнең «Крепость» клубында пауэрлифтинг буенча турнир узды. Бу — көч спорт төре, анда үзең өчен максималь авырлыктагы штанга күтәрергә кирәк.

Анда унга якын кеше катнашты. Алар үзләре өчен уңайлы вакытта килеп, күнегүләр ясадылар. Тренерлар нәтиҗәләрне видеога төшереп теркәп барды. Спортчылар 3 ярыш дисциплинасын башкарды.

Нәтиҗәдә, абсолют чемпион исеменә Питрәч авылында яшәүче 52 яшьлек Ольга Романова лаек булды. Аның гомуми нәтиҗәсе — 245 килограмм. Ә бер тапкыр күтәргән максималь авырлык 120 килограмм тәшкил итте. Спортчы үзе 73 килограмм авырлыкта

Ул якынча 3 ел элек көч спорты белән шөгыльләнә башлаган. Клубка ябыгу, фигураны камилләштерү максатыннан килгән. Бу вакыт эчендә ул үзен формага китергән, мускулларын үстергән. Атнага 2-3 тапкыр шөгыльләнә, тренировка 40-45 минут дәвам итә.

Ир-атлар арасында да бездән турнир чемпионы бар, ул Антон Глинушкин, аның нәтиҗәсе 285 килограмм. 


news_right_1
news_right_2
news_bot