news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камага биш шәһәрдән йөгерүчеләр җыелды

Түбән Камага биш шәһәрдән йөгерүчеләр җыелды

(Түбән Кама, 26 декабрь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Узган шимбәдә Түбән Камада шәһәрнең беренче төзүчеләренә багышланган йөгерү ярышы булды. Анда Алабуга, Чаллы, Чистай, Тольятти һәм Түбән Кама җиңел атлетлары катнашты.

Спортчылар Түбән Кама һәм Тукай районы чигеннән йөгерә башладылар һәм «Шинник» спорт комплексында (Түбән Кама) очраштылар. Ир-атлар 21 километрга йөгерде, ә яшь спортчылар һәм хатын-кызлар – 10 километрга. Нәтиҗәдә үз яшьләре категориясендәге җиңүче Түбән камалылар - Наил Әхмәтгалиев, Иван Слепнев, Алексей Гаврилов, Ринат һәм Раушания Борһанетдиновлар, Олег Гараев һәм Елизавета Обдирщикова. Александр Федоров 29 яшькәчә спортчылар арасында җиңүгә ирешүдән тыш, билгеле араның 56 минут 16 секундта йөгереп үтеп, ярыммарафонның абсолют чемпионы исеменә лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot