news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» — СКА матчында җиде гол, өч видеокабатлау, ике исәпкә алынмаган алка булды

Казан хоккей командасы 3:4 исәбе белән оттырды.

«Ак Барс» — СКА матчында җиде гол, өч видеокабатлау, ике исәпкә алынмаган алка булды
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербургның СКА командасына җиңелде. Уен исәбе — 3:4. Матч Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узды.

«Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров Континенталь хоккей лигасында 700нче уенын үткәрде.

Беренче период башында СКА уенчылары бер-бер артлы кагыйдә бозды. «Ак Барс» күпчелектә, бишкә өч форматында, уйнады. Казан командасы әлеге күпчелектән уңышлы файдаланырга тырышты. Дүртенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Дмитрий Кагарлицкий алканы капкага кертте, тик ул вакытта капкачы янында этешүләр булды.

Хөкемдарлар, гол кергәндә капкачыга комачау итү булмаганмы икәнен тикшерер өчен, видеокабатлау карады. Нәтиҗәдә, гол исәпкә алынмады (0:0). 

Период дәвамында ике команда уенчылары берничә тапкыр үзара төрткәләшеп алды, хөкемдарлар аларны, ныгытып сугыша башламасыннар дип, саклап, туктатып торды. Унөченче минутта СКА һөҗүмчесе Андрей Кузьменко исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Җиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, СКА капитаны Антон Бурдасов гол кертте (0:2). Унбишенче минутта «Ак Барс» капкасына өченче алка керде, гол авторы — Мэт Робинсон (0:3). Уналтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк гол кертте (1:3).

СКА тренерлары хөкемдарларны әлеге голны да тикшерергә сорады. Казан җанатарларына бу ошамады: хөкемдарлар видеокабатлау караганда, бөтен боз сарае сызгыру тавышына тулды. 

Гол чиста дип табылды, ул исәпкә алынды, һәм СКА командасына, уен вакытын тоткарлаганнары өчен, ике минутлык штраф бирелде.

Унсигезенче минутта, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Казан командасы сакчысы Стивен Кэмпфер гол кертте (2:3).

Өченче период. Бишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Джордан Уил исәпне тигезләштерде, ул дүртенче уен рәттән алкалар кертә (3:3). Тугызынчы минутта «Ак Барс» тагын азчылыкта кертерде, голны СКА һөҗүмчесе Мэт Робинсон кертте.

Бу юлы «Ак Барс», капкачыга комачау иткән булырга мөмкиннәр дип, хөкемдарларга мөрәҗәгать итте. Видеокабатлау каралганнан соң, комачау булганы расланды, алка исәпкә алынмады.

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт бирелде. Овертаймның дүртенче минутында СКА һөҗүмчесе Никита Гусев гол кертте һәм командасына җиңү китерде (3:4).

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Билалов (Бобков);
  • Кагарлицкий — Галимов — Зарипов, Хенкель — Кэмпфер;
  • Тарасов — Уил — Петров, Юдин — Журавлёв;
  • Дыняк — Воронков — Панюков, Адамчук — Рукавишников;
  • Лукоянов — Глухов — Булатов (Квартальнов), Лучевников.

СКА

  • Николаев (Юханссон);
  • Кузьменко — Кемппайнен — Бурдасов, Фантенберг — Седов;
  • Гусев — Воробьёв — Мичков, Робинсон — Камалов;
  • Волков — Комаров — Зыков, Грязнов — Фальковский;
  • Марченко — Морозов — Бардаков (Моисеев), Лисов.

28 ноябрь көнне Түбән Каманың «Нефтехим Арена» боз сараенда ике Татарстан командасы көч сынашачак. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100