news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Мексикада теннис турнирында абсолют җиңүче булды

Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле, Россия җыелма командасы әгъзасы Мария Бондаренко шәхси һәм парлы разрядларда җиңү яулады.

Татарстан спортчысы Мексикада теннис турнирында абсолют җиңүче булды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан спортчысы Мария Бондаренко Мексикада теннис турнирының абсолют җиңүчесе булды. Ул шәхси һәм парлы разрядларда җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Республикасы җыелма командасы вәкиле, Россия җыелма командасы әгъзасы Мария Бондаренко 1824 ноябрьдә «ITF J1 Cancun» 2019 халыкара теннис турнирында катнашты.

Парлы разряд финалында Бондаренко Дарья Семениста (Латвия) белән бергә алтын медаль яулады. Кызлар Виктория Хименес Касинцеваны (Андорра) һәм Амарисс Киара Тотны (Венгрия) уен исәбен отты: 3-6; 6-0; 10-8.

«Ялгыз» матчларда Бондаренкога тиңнәр булмады. Казан спортчысы финалда Дайеон Бэк (Корея) көчлерәк булып чыкты: 6-2; 6-2. Шулай итеп, Мария Бондаренко турнирның абсолют җиңүчесе булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100