news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Допингка каршы агентлык Россияне халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерергә мөмкин

Шулай булган очракта, Россия спортчылары 2020 елда Токиода узачак Олимпиадада нейтраль флаг астында һәм гимн кулланмыйча гына чыгыш ясый алачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының тәңгәллек буенча комитеты (ВАДА) оешманың башкарма комитетына Россияне халыкара ярышлардан дүрт елга читләштерергә киңәш итте. Бу хакта «The New York Times» газетасы яза.

Шулай булган очракта, Россия спортчылары 2020 елда Токиода узачак Олимпиадада нейтраль флаг астында һәм гимн кулланмыйча гына чыгыш ясый алачак.

ВАДА Башкарма комитеты тәкъдимне 9 декабрьдә караячак. Материалда билгеләп үтелгәнчә, башкарма комитет тәкъдим белән килешер, мөгаен.

Санкцияләр футболга һәм аерым алганда, ФИФА яклавы астындагы ярышларга да кагылачак.




news_right_1
news_right_2
news_bot