news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде

Ярыш СССР спорт мастеры Фирдәвис Шәемов призына багышлап үткәрелде.

Актанышта җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре билгеләнде
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш районының үзәк стадионында Фирдәвис Шәемов призына ярышлар узды. Җиңел атлетика ярышының җиңүчеләре дә билгеле булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Районда җиңел атлетика буенча һәр елны үткәрелә торган кросс быел аеруча истәлекле булды. Ул якташ, СССР спорт мастеры Фирдәвис Шәемов призына багышлап үткәрелде.

Барлык мәктәпләр катнашындагы ярыш бик күңелле барды. Һәр укучы зур көчен биреп сынашты. Шулай булмый мөмкин дә түгел, чөнки Фирдәвис абыйның бүләкләре зурдан иде. Ярыш азагында җиңүчеләргә грамоталар, медальләр һәм кубоклар тапшырылды. 

Җиңүчеләр төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 1 урын — Әтәс мәктәбе, 2 урын — Теләкәй мәктәбе, 3 урын — Зөбәер мәктәбе.

Урта мәктәпләр арасында: 1 урын — АСОШ № 1, 2 урын — АСОШ № 2, 3 урын — кадет мәктәбе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100