“Ак Барс”ның баш тренеры вафат булган

“Ак Барс”ның баш тренеры вафат булган
(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ” , Фәрит Җиһангиров). Шимбә Мәскәүдә 66 нчы яшендә танылган спорт мастеры, СССРның атказанган тренеры Юрий Иванович Моисеев вафат булган. Ул җитәкләгән вакытта “Ак Барс” 1997-1998 еллар сезонында чемпион булды, шулай ук 2002 елда клуб финалда Ярославль “Локомотив”ына оттырып көмеш медаль иясе яулады.