news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов: «Ак Барс» - республикабызның бренды ул

Очрашуда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бу сезон Казан клубы составында аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагы турында рәсми рәвештә игълан итте.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Ак Барс» хоккей клубы уенчылары, тренерлар штабы һәм хезмәткәрләре белән традицион сезон алды очрашуын үткәрде. Очрашу клубның Казандагы базасында узды. ТР Президенты команданың бу сезонда узганына караганда удышлырак чыгыш ясавын теләде һәм Казан клубы – Татарстанның бренды ул, дип белдерде.

«Чемпионат башланыр алдыннан команда белән очрашу, аңа хәер-фатиха бирүгә бәйле күркәм традиция бар. Без анда бу сезон тагын да уңышлырак булачагына ышаныч белдерәбез. «Ак Барс» һәрвакытта да аның белән барысы да исәпләшә торган лаеклы көндәш булды. «Ак Барс» - республикабызның бренды ул. Иң мөһиме – команда рухы, кәеф күтәренкелеге һәм барысының да җай килеп торуы. Проблемалар да, имгәнүләр дә сезне читләтеп үтсен. Барыгызда да сезонның уңышлы булуын телим», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Шунысын да искәртик: очрашуда «Ак Барс» капитаны Данис Зарипов бу сезон Казан клубы составында аның профессиональ карьерасында соңгысы булачагы турында рәсми рәвештә игълан итте. Белдерүнең видеосы «Около спорта» телеграм-каналында урнаштырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot