news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Рамзан Кадыйров югары бәяләгән

Салават Фәтхетдиновның улы бу сезонда беренче тапкыр Akhmat Racing Team командасында чыгыш ясаган.

Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Рамзан Кадыйров югары бәяләгән
Салават Фәтхетдиновның матбугат үзәге

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан спортчысы Рөстәм Фәтхетдиновның уңышларын Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров югары бәяләгән. Салават Фәтхетдиновның улы бу сезонда Akhmat Racing Team командасында беренче тапкыр чыгыш ясаган.

«Ленинград өлкәсенең „Игора“ бөтенсезон курорты янында Россия боҗра узышлары сериясе беренчелегенең өченче этабы тәмамланды. Рөстәм Фәтхетдинов „S1600“ классында ике ярышта да иң яхшысы дип танылды», дип хәбәр итә җырчының матбугат үзәге.

Чечняның беренче профессиональ узыш командасы һәм аның составында чыгыш ясаган Татарстан автоузышчысы уңышын республика башлыгы Рамзан Кадыйров билгеләп үткән дип хәбәр итә ya_pomoshnik_kra_95 инстаграм аккаунты. «Безнең яшь пилотыбыз Рөстәм Фәтхетдинов ике финал ярышында да финиш сызыгын беренче булып узды. Шулай ук Akhmat Racing Team дружинасы гомумкоманда хисабында беренче урынны яулады», дигән ул.

Чечня Республикасының физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Хәмзәт Кадыйров билгеләп үткәнчә, шәхси әңгәмәсендә Рамзан Кадыйров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм бөтен татар халкына котлау сүзләрен җиткерүләрен сораган.

Чечня Республикасы башлыгының Татарстандагы вәкиле Әсламбәк Бердукаев билгеләп үткәнчә, Akhmat Racing Team узыш командасы составында Татарстан спортчысының җиңүе хәзерге вакытта спортта, мәдәнияттә һәм башка юнәлешләрдә актив үсеш алган ике тугандаш республиканың хезмәттәшлеге үсешендә уңай динамиканы күрсәтә.

Танылган җырчы Салават Фәтхетдинов сүзләренчә, илнең төрле төбәкләрендә узган ярышларда чыгыш ясап, Рөстәм татар халкын һәм үз республикасын тәкъдим итә. «Кичә Рөстәм финиш сызыгын беренче булып узгач, федераль комментатор туры эфирда бөтен илгә: „Мин яратам сине, Татарстан“ җырын башкарган. Бу планлаштырылмаган иде», — ди җырчы. Ул Рөстәм шлемында Кол Шәриф мәчете сурәтләнүен һәм Коръән сүзләре язылганлыгын әйтте.

Рөстәмне Рамзан Кадыйров ризалыгы белән Чечня Республикасы Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте министры командасына чакырганнар. Мондый карар яшь профессиональ командага спортчының тәҗрибәсен тапшыру өчен кабул ителде, дип ачыклык кертте Салават Фәтхетдинов. Алда команданы Мәскәүдә, Казанда, Грозныйда һәм Сочида узачак тагын дүрт этап көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100