news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан бадминтончысы Токиода Олимпиаданы җиңүдән башлады

Евгения Косецкая хатын-кызлар арасында турнирның беренче раунды матчында Германиядән Ивонн Лины 2:0 (22:20, 21:15) исәбе белән җиңде.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Тимур Касыймов). Казан бадминтончысы Евгения Косецкая Токиода Олимпиадада турнирны уңышлы башлап җибәрде.

Бүген хатын-кызлар арасында ялгыз турнирның беренче раунды матчында ул Германиядән Ивонн Лины 2:0 (22:20, 21:15) исәбе белән җиңде.

Россия Олимпия комитеты командасындагы Татарстан җыелма командасының икенче вәкиле Сергей Сирант иртәгә Токиода үзенең беренче көрәшен уздырачак. Ир-атлар турнирының ялгыз разрядында ул Венгриядән Гергей Краус белән очрашачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100