Әлмәт районының Салкын Алан авылы имамы 110 чакрым йөгереп үтәчәк

Илдус Маликовны Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр инде.

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Александр Елисеев). Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу уңаеннан 27 мартта Татарстанның Әлмәт районы Салкын Алан авылы имамы Илдус Маликов иптәшләре белән бергә 110 чакрымлы дистанцияне буйсындырачак. Маршрут Мамадыш районының Соколка авылыннан башлана.

Маликовка хәзер — 63 яшь. Аның белән Татарстан Аксакаллар шурасының Карабаш бүлеге җитәкчесе Фазыл Вәлиәхмәтов һәм әлеге оешманың Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Васил Камалов та йөгерәчәк. Татарстан Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта сөйләде, ул аларның өлкән яшьтә булуына да игътибар юнәлтте.

«Әлеге чара шулай ук сәламәт яшәү рәвеше белән дә бәйле. Өлкән яшьтә булуга да карамастан, алар бер тәүлектә йөз чакрымлы дистанцияне буйсындырачак. Бу сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта шушы яшьтә дә шундый араны йөгереп үтеп булуы хакында сөйли», — дип искәртте Ибраһимов.