Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте
«Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.
(Казан, 26 март, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казанның барлык спорт клублары да коронавирус аркасында логотипларын үзгәртте. «Зенит-Казан» һәм «Динамо-Казан» волейбол клублары, «Рубин» футбол командасы, «Ак Барс» хоккей клубы, УНИКС баскетбол командасы һәм «Стрела» регби клубын шулар рәтендә атап үтәргә мөмкин.
«Акция илдә коронавирус аркасындагы вазгыять белән бәйле. Хәзер кешеләргә, әлеге инфекцияне йоктырмас өчен, өйләрендә генә утырырга кирәк. Казанның барлык клублары да Россия Президенты Владимир Путинның кичәге сүзләреннән соң (ул киләсе атнаны эшләми торган атна дип игълан итте) үзара берләште», — дип белдерделәр «Татар-информ» агентлыгына «Рубин» футбол клубында.
#НовыйАватар pic.twitter.com/HuqVMuKSYI
— Зенит-Казань⚡️ (@volleyzenit) March 26, 2020
Кичә Россия Президенты киләсе атна башыннан бер атналык ял игълан итте. Әлеге чара илдә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән.
#НовыйАватар pic.twitter.com/3E3GjDiGKh
— «Рубин» Казань (@fcrk) March 26, 2020
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз