news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта җитәкчеләр ярышты

Чаӊгыда узышу, гранатаны ераклыкка җибәрү, мылтыктан ату – болар барысы да Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган иде.

(Балтач, 26 февраль, «Татар-информ», «Хезмәт», Вакыйф Зәкиев). Балтач җитәкчеләре  бәйрәм көнне үзара ярышка чыктылар, дип яза районның "Хезмәт" газетасы.

Чаӊгыда узышу, гранатаны ераклыкка җибәрү, мылтыктан ату – болар барысы да Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган иде. Җитәкчеләр арасында бармак белән генә санаулы хатын-кызларныӊ булуы да күӊелне бизәде. Ярышларны ачып җибәргәндә, район башлыгы Рамил Нотфуллин бу бәйрәмнеӊ һәркем өчен дә кадерле, истәлекле булуын искә төшерде, җирлекләрдә дә төрле уеннар, концертлар үткәреп армия сафларында булганнарны, гомумән ир-атларны тәбрикләргә, бәйрәмнәрне матур итеп үткәрергә чакырды, ярышларда актив, даими катнашучыларга рәхмәтен белдерде, диелә район хәбәрендә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot