news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда махсус Олимпиада үткәрү өчен барлык ресурслар да бар

2022 елның 22-28 гыйнварында Казанда кышкы махсус Олимпиада узачак.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда махсус Олимпиада үткәрү өчен барлык ресурслар да бар

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда махсус кышкы Олимпиада үткәрү өчен барлык ресурслар да әзер: шәһәр һәм спорт инфраструктурасы булдырылган, шулай ук профессионал-оештыручылар командасы да бар.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты бинасында узган чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында шулай дип белдерде. Чарада Россия спорт министры Олег Матыцин да катнашты.

«Татарстанда зур халыкара чаралар үткәрүдә зур тәҗрибә тупланган. Бүгенге көндә республикада профессионаллар командасы формалаштырылган, шәһәр һәм спорт инфраструктурасы булдырылган. Бездә Бөтендөнья кышкы махсус Олимпиаданы иң югары дәрәҗәдә оештыру өчен барлык ресурслар да бар», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Ул бүгенге көндә республикада БДБ илләре Уеннарына актив әзерлек алып барылуын искәртте.

Шунысын да искәртик: Бөтендөнья кышкы махсус Олимпиада Казанда 2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Тест рәвешендә быелның февралендә Татарстан башкаласында Россия дәрәҗәсендәге ярышлар үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100