Алинә Заһитова 2021 елның язында Казанда чыгыш ясаячак

Фигуралы шуучылар Этери Тутберидзеның «Чемпионы на льду» боз шоуында үз программаларын күрсәтәчәк.

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Камилә Вәлиева һәм башка билгеле фигуралы шуучылар Казанда Этери Тутберидзеның «Чемпионы на льду» боз шоуында чыгыш ясаячак.

Башта бу чара быелның март ахырында ук узарга тиеш иде, әмма үзизоляция режимы кертелү аркасында ул күчерелде. Шоуның яңа датасы — 2021 елның 2 апреле. Ул «Татнефть Арена»да узачак.