news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары «Металлург» командасын буллит бәрүләрдә өстен чыгып җиңде

«Металлург» — «Ак Барс» уены исәбе 2:3.

«Ак Барс» хоккейчылары «Металлург» командасын буллит бәрүләрдә өстен чыгып җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» командасы Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде.

«Ак Барс»ның капкасын, җәрәхәт алу сәбәпле, бер айдан артык уйнамаган Тимур Билалов саклады, моңа хәтле ул бозга 10 октябрь «Нефтехимик»ка каршы уенда чыккан иде.

Беренче период. Унбишенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Найджел Доус исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Өченче минутта Артём Лукоянов «Металлург» капкасына алка кертте, тик видеокабатлаудан соң алканың көндәш команда мәйданына дөрес кермәгәне ачыкланды, гол исәпләнмәде. Дүртенче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Металлург» капитаны Сергей Мозякин алка кертте, әлеге голны раслар өчен дә видеокабатлау соралды, алка исәпкә алынды (1:1).

Өченче период. Җиденче минутта «Металлург» һөҗүмчесе Максим Карпов гол кертте (2:1). Тугызынчы минутта алка «Металлург» капкасына үз команда сакчысына бәрелеп керде, гол Михаил Глухов исәбенә язылды (2:2).

Өч период тигез исәп белән тәмамланды, өстәмә вакыт — овертаймда да тигез исәп сакланды. Буллит бәрү сериясендә «Ак Барс» командасы өстенлекне алды һәм әлеге матчта җиңү яулады (2:3). Буллит бәрүләрдә «Металлург» капкасына ике алканы Найджел Доус кертте, көндәш командадан бер алканы Егор Яковлев кертте (2:3).

Командалар составы:

«Металлург»

  • Кошечкин (Олкинуора);
  • Песонен — Расмуссен — Бек, Яковлев — Сёмин;
  • Карпов — Прохоркин — Плотников, Пашнин — Минулин;
  • Мозякин — Нестрашил — Чибисов, Николаев — Земчёнок;
  • Потехин — Неколенко — Швырёв (Юров), Хлыстов.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Воронков — Азеведо — Зарипов, Юдин — Лямкин;
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Педан — Викстранд;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Журавлёв — Хенкель;
  • Петров — Кормье — Галиев (Сафонов), Рукавишников.

«Ак Барс» киләсе уенын Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Северсталь» матчы 29 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100