news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Ак Барс» хоккейчылары ретроматчлар оештыра

Казан клубы 19 һәм 21 декабрьдә Спорт сараенда «Салават Юлаев» һәм «Себер» клублары белән очраша.

Казанда «Ак Барс»  хоккейчылары ретроматчлар оештыра
ak-bars.ru

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Казанның «Ак Барс» хоккей клубы декабрь аенда үзенең иске аренасында – Казанның Спорт сараенда ике матч уздыра. Бу хакта Казан клубы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Салават Юлаев» (19 декабрь) һәм «Себер» (21 декабрь) командаларына каршы матч ретро тематикада була һәм җанатарларны шул чор атмосферасына кайтара.

Сезонлы абонемент буенча әлеге матчларга билетларны 16 декабрьгә кадәр алып була. Икенче көнне калган барлык билетлар да ирекле сатуга чыгарыла.

«Спорт сарае «Ак Барс» тарихында аерым урын алып тора − биредә команда тарихта беренче тапкыр Россия чемпионы булды, һөҗүмдә Дмитрий Квартальнов балкыды», − дип хәбәр итә Татарстан башкаласы клубы иске аренада узачак матчлар хакында.

news_right_1
news_right_2
news_bot