news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КАМАЗ» командасы Татарстанның йөз бөек шәхесенең исеме язылган киемнәр сата

Футбол клубының Франциядәге җанатары ретро-футболканы сатып алырга теләвен язган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «КАМАЗ»ның футбол командасы Татарстанның йөз бөек кешесе исеме язылган уникаль уен формаларын сатуны анонслый. Кименәр чикләнгән тираж белән тегелгән . Бу хакта клубның твиттер социаль челтәрендәге рәсми битендә хәбәр ителә.

ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган яшел төсле ретро-футболкалар турында сүз бара. Бу форма Чаллы клубының узган гасырның туксанынчы елларында киеп уйнаган формасын хәтерләтә.

Форманың үзенчәлеге футболканың якасы һәм җиңендә алтын эчлек, күкрәгендә алты механизм полосасы һәм Татарстанның 100 бөек шәхесенең исеме (Татарстан Милли музееның «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» проекты) булуда.

Футболкаларны онлайн сатуга куюга «КАМАЗ»ның Франциядәге җанатары комментарий калдырган. Ул «ВКонтакте» социаль челтәрендә клуб битендә форманы чит илгә җибәрү мөмкинлеге белән кызыксынган.

news_right_1
news_right_2
news_bot