news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» уенчылары 31 кешесе карантинда булган «СКА» командасын буллитларда җиңде

«СКА» — «Ак Барс» уенны исәбе — 2:3.

«Ак Барс» уенчылары 31 кешесе карантинда булган «СКА» командасын буллитларда җиңде
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген «Ак Барс» хоккей командасы Санкт-Петербургның «СКА» хоккейчыларын 3:2 исәбе белән җиңде. Уен Санкт-Петербургта узды.

«Ак Барс»ның бүгенге көндәше «СКА» командасының күпчелек уенчылары һәм тренерлары карантинда булу сәбәпле, әлеге командада бик күп яшь уенчылар чыгыш ясады. Команданың баш тренер вазифаларын «СКА» клубының вице-президенты Роман Ротенберг башкарды. Континенталь хоккей лигасының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «СКА» командасының 31 кешесе карантинда.

«СКА» командасының КХЛда беренче адымнарын ясаучы яшь хоккейчылар арасында 19 яшьлек Казан егете Арслан Яруллин да бар иде.

Һөҗүмче Артём Лукоянов «Ак Барс» өчен 540нчы уенын үткәрде. Команданың рәсми сайтында язылганча, Лукоянов Континенталь хоккей лигасында «Ак Барс» командасында иң күп уен үткәргән хоккейчы булды. Артём Лукоянов 1989 елда Әлмәттә туган, «Ак Барс»та 2011 елдан бирле уйный.   

Джастин Азеведо әлеге уенда гол кертте һәм «Ак Барс»та 300нче очкосын җыйды.

Беренче периодта голлар булмады. «СКА» командасы составында күпчелек уенчы яшьләр булса да, беренче периодта командалар тигез уйнады, хәтта уен башында «Ак Барс» капкасына бәрүләр күбрәк тә булды.

Икенче период. Тугызынчы минутта исәп ачылды. Алка, «Ак Барс» сакчысы Микаэль Викстранд бәрүеннән соң, «СКА» һөҗүмчесе Егор Спиридоновның кәшәкәсенә тиеп керде (0:1). Унөченче минутта Джастин Азеведо гол кертте (0:2).

Өченче период. Ундүртенче минутта «СКА» уенчысы Иван Морозов алка кертте (1:2). Период ахырына егерме бер секунд вакыт калганда, Андрей Кузьменко исәпне тигезләштерә алды (2:2).

Өч периодтан соң исәп тигез булу сәбәпле, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймда да тигез исәп сакланды, буллит бәрү сериясендә өстенлекне Казан командасы алды (2:3).

«Яшьләргә юл бирергә кирәк, „СКА“ командасы моны бүген дәлилли», — диде әлеге уен турында ТНВ-Планета телеканалында хоккей уеннарын шәрехләүче Нияз Рахман.

Командалар составы:

 «СКА»:

  • Бердин (Валерий Бринкман);
  • Ткачёв — Морозов — Николаев, Арсений Брикнман — Кирсанов;
  • Кузьменко — Аалтонен — Подколзин, Ващенко — Грязнов;
  • Иванов — Хөснетдинов — Тимкин, Зоркин — Калабушкин;
  • Чибриков — Спиридонов — Гордин (Кровяков), Арслан Яруллин.

«Ак Барс»

  • Билалов (Рейдеборн);
  • Азеведо — Кормье — Петров, Альберт Яруллин — Викстранд;
  • Доус — Тихонов — Дыняк, Лямкин — Юдин;
  • Галиев — Бурмистров — Зарипов, Хенкель — Педан;
  • Лукоянов — Глухов — Сафонов (Хованов), Рукавишников.

Киләсе уенны «Ак Барс» Череповецк шәһәрендә үткәрәчәк. «Северсталь» — «Ак Барс» матчы 27 сентябрь көнне 17:30 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100