news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәфыйк Якубов «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры вазифасыннан азат ителде

Аны Марат Вәлиуллин алыштырачак.

Рәфыйк Якубов «Ак Барс» хоккей клубы генераль менеджеры вазифасыннан азат ителде

(Казан, 25 май, «Татар-информ»).«Ак Барс»ның генераль менеджеры Рәфыйк Якубов үз вазифасыннан азат ителде. Аны элек селекция хезмәте җитәкчесе булып эшләгән Марат Вәлиуллин алыштырачак, дип хәбәр итә Казан клубы матбугат хезмәте.

«"Ак Барс» һәм «Татнефть» хоккей системасы Рәфыйк Хәбибулла улына нәтиҗәле һәм уңышлы эше өчен рәхмәт белдерә. Аның профессиональлеге аркасында үз лигаларында Әлмәт «Нефтянигы» һәм Казан «Ак Барс»ы чемпион булды, бу безнең клублар үсешенә бәяләп бетергесез өлеш. Бүген «Ак Барс» трансфер базарында эшен дәвам итә, әмма "Татнефть"нең хоккей вертикале трансформацияләнә башлады. Кирәкле реформалар зур бурычларны тотрыклы хәл итү, шулай ук стратегик максатларга ирешү өчен үткәрелә, шул исәптән үз тәрбияләнүчеләренең төп командадагы саны буенча да», — дип хәбәр итә клуб президенты Наил Маганов сүзләрен «Ак Барс» рәсми сайты.

«Минем өчен туган клубымда мондый вазифада эшләү дәрәҗә булды. Мин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм „Татнефть“ генераль директоры Наил Магановка „Ак Барс»белән бергә Гагарин Кубогында җиңү мөмкинлеге һәм ышанычы өчен рәхмәтлемен. Җанатарларга, уенчыларга һәм клуб персоналына ярдәм итүләре һәм уртак хезмәт өчен рәхмәт. Безнең команда, куәтле клуб системасына таянып, иң югары нәтиҗәләргә ирешер дип ышанам», — дип белдерде „Ак Барс“ның экс-генменеджеры Рәфыйк Якубов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100