news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова «Олимпия стилендәге икона» интернет-бәйгесендә җиңү яулады

Җанатарлар үзләренең яраткан спортчылары өчен Халыкара Олимпия комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында тавыш бирде.

Алинә Заһитова «Олимпия стилендәге икона» интернет-бәйгесендә җиңү яулады

(Казан, 25 май, «Татар-информ»). Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова «Олимпия стилендәге икона» интернет-бәйгесендә җиңү яулады. Җанатарлар үзләренең яраткан спортчылары өчен Халыкара Олимпия комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында тавыш бирде.

Instagram социаль челтәрендә Заһитова ярымфиналда 100 метрга йөгерүдә ике тапкыр Олимпия чемпионы, Ямайка вәкиле Шелли-Энн Фрейзер-Прайсны артта калдырды.

Финалда исә Алинәнең җанатарлары сигез тапкыр Олимпия чемпионы, Ямайка спортчысы Усейн Болт фанатларыннан активрак булды.

Халыкара Олимпия комитеты шундый ук бәйгене Twitter социаль челтәрендә дә оештырды. Заһитованың җанатарлары анда да Заһитованы иң югары баскычка күтәрде. Әлеге социаль челтәрдә Алинә онлайн-конкурс финалында Американың фигуралы шуу остасы Джонни Вейрны артта калдырды.

Алинә Заһитова үз фанатларына теләктәшлек күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте. «Минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Сез – иң яхшылары», - дип язган спортчы Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100