news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» үзенең беренче Континент кубогын отарга мөмкин

Казан клубы бу сезоның КХЛның даими чемпионаты нәтиҗәләре буенча иң яхшы команда исеме өчен көрәштә ЦСКАны ике очкога узып китә.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). «Ак Барс» хоккей клубы үз тарихында беренче тапкыр В.В. Тихонов исемендәге Континент Кубогын отарга мөмкин. Аның оныгы һәм адашы — һөҗүмче Виктор Тихонов нәкъ менә Казан командасы өчен уйный.

«Ак Барс» өч тапкыр Гагарин кубогын (2009, 2010, 2018) яулады, әмма шул ук вакытта бер тапкыр да КХЛның даими чемпионатын җиңмәде. Хәзер казанлылар 58 матчта 89 очко җыйды һәм Көнбатыш конференция лидеры — ЦСКАны ике очкога алда бара.

Бүген «Ак Барс» үз кырында «Магнитка», ә ЦСКА кунакта «Локомотив» белән уйный. «Ак Барс» бүген төп вакытта җиңсә, ә армеецлар Ярославльдә очколарын югалтса, Казан клубы КХЛның даими чемпионаты финишына кадәр бер тур кала аның җиңүчесе булачак.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Континент Кубогы җиңүчесе плей-оффның барлык серияләрендә үз бозында уйнау өстенлегенә ия.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100