news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» оттырды, хәлиткеч голны буллит бәрүдә «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте

«Ак Барс» — «Металлург» уены исәбе — 2:3.

«Ак Барс» оттырды, хәлиткеч голны буллит бәрүдә «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ын 2:3 исәбе белән җиңелде.

«Ак Барс» капитаны Данис Зарипов әлеге уенда бозга чыкмады, матчта капитан вазифаларын һөҗүмче Артём Лукоянов башкарды. «Ак Барс» составында уйнаучы икенче Артём юбилей матчын үткәрде, бу матч Артём Галимов өчен Континенталь хоккей лигасында һәм «Ак Барс»та йөзенчесе булды.

Беренче периодның икенче минутында ук исәп ачылды, алканы капкага «Металлург» сакчысы Филип Хольм кертте (0:1). Унберенче минутта, «Металлург» күпчелектә уйнаганда, Андрей Чибисов исәпне 0:2 итте. (Андрей Чибисов 2015-2017 елларда «Ак Барс»та уйнаган иде). Унсигезенче минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Кирилл Петров гол кертте (1:2).

Икенче периодта голлар булмады.

Өченче период. Өченче минутта Дмитрий Воронков алканы «Металлург» капкасына кертте, тик  видеокабатлаудан соң аның кагыйдә буенча кермәгәне ачыкланды, алка исәпкә алынмады. Ундүртенче минутта «Ак Барс» сакчысы Кристиан Хенкель исәпне тигезләштерде (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп сакланганга, командаларга өстәмә вакыт — овертаймда көч сынашырга туры килде, тик овертаймда да алка капкага кермәде. Буллит бәрү сериясендә өстенлекне «Металлург» командасы алды һәм әлеге уенда җиңү яулады (2:3). Хәлиткеч алканы Андрей Чибисов кертте.

Командалар составы:

«Ак Барс»

  • Рейдеборн (Билалов);
  • Доус — Да Коста — Тихонов, Викстранд — Яруллин;
  • Воронков — Галимов — Дыняк, Педан — Хенкель;
  • Лукоянов — Бурмистров — Глухов, Рукавишников — Юдин;
  • Воронков — Галимов — Сафонов (Галиев), Лямкин.

«Металлург»

  • Олкинуора (Кошечкин);
  • Чибисов — Кошелев — Плотников, Яковлев — Мартынов;
  • Бек — Расмуссен — Кулёмин, Минулин — Пашнин;
  • Мозякин — Нестрашил — Карпов, Дронов — Хольм;
  • Голдобин — Швырёв — Коробкин (Рожков), Николаев.

Киләсе уенны «Ак Барс» шулай ук Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «ЦСКА» матчы 27 февраль көнне 17:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100