news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хәбиб Нурмагомедов футболчы булу теләген белдерде

Узган елның октябрендә Нурмагомедов, Әбү-Дабида узган катнаш көрәш турнирында Америка спортчысы Джастин Гэтжины отып, үз карьерасында 29 тапкыр рәттән җиңү яулады.

Хәбиб Нурмагомедов футболчы булу теләген белдерде
https://www.instagram.com/khabib_nurmagomedov/

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия көрәшчесе Хәбиб Нурмагомедов футболчы карьерасын башларга әзер икәнлеген белдерде.

«Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм», - дип хәбәр итте Нурмагомедов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Шунысын да искәртик: узган елның октябрендә Нурмагомедов, Әбү-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) узган UFC 254 катнаш көрәш турнирында Америка спортчысы Джастин Гэтжины отып, үз карьерасында 29 тапкыр рәттән җиңү яулады.

Әлеге алыштан соң 32 яшьлек спортчы, көрәшче карьерасын төгәлләгәнгә күрү, бу җиңү аның өчен соңгысы булачагы хакында белдерде.

Нурмагомедов 2020 елның мартында урнаштырган видеода аның тауларда Казанның «Рубин» командасы эмблемасы төшерелгән куртка киеп күнекмәләр үткәрүен күрергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100