news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан чемпионаты узачак

Ярышлар «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәгенә нигез салучы Михаил Егорович Землянов истәлегенә багышлана.

(Әлмәт, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 25-26 гыйнвар көннәрендә шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының ХІІІ чемпионаты узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел ул «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәгенә нигез салучы Михаил Егорович Землянов истәлегенә багышлана.

Ярышларда Татарстан Республикасы гына түгел, Уфа, Ульяновск, Тольятти, Можга, Пермь, Воткинск шәһәрләреннән кышкы йөзүне яратучылар катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot