news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600дән артык кеше катнашты

Барысы 37 команда көч сынашты.

Әлки районында «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600дән артык кеше катнашты
alki-rt.ru

(Әлки, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре», Люция Низамиева). Әлки районында узган гаҗәеп спорт бәйрәме — «Сәламәтлек эстафетасы»нда 600 дән артык кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмнең төп оештыручысы - Татарстан хоккей федерациясе булды.

Спорт ярышлары биш мәйданчыкта оештырылган иде.

Төп ярыш хоккей кортында барды. Биредә малайлар, кызлар hәм гаиләләр -- барысы 37 команда көч сынашты. Җиңучеләргә кубоклар, призлар тапшырылды.

Ахырдан катнашучылар арасында лотереялар уйнатылды.




news_right_1
news_right_2
news_bot