news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча районы башлыгы кубогына «Игенче» командасы лаек булды

Турнирда 14 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашты.

Арча районы башлыгы кубогына  «Игенче» командасы лаек булды
arskmedia.ru

(Арча, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Арча хәбәрләре», Исрафил Насыйбуллин). Бүген татарча көрәш буенча Арча район башлыгы призына узган бәйгедә «Игенче» ширкәте (Наласа) көрәшчеләре җиденче ел рәттән беренчелекне яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Турнирда 14 командадан сиксәнгә якын спортчы катнашты. Аларны бәйгене ачу тантанасында район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде һәм уңышлар теләде.

Районның көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев алышларның элеккеге милли көрәш кагыйдәләре буенча үткәреләчәгенә басым ясады.

Турнирда хөкемдарлык итәргә Казаннан абруйлы белгечләр, көрәш буенча халыкара категоияле судья Рифкать Җәләев һәм «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гатиятов та килгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100